🟡СӘЛӘТ КЛУБЫ XII ПРЕЗИДЕНТЫ, ЯИСӘ БАШТА ЧӘЧ КИМҮ ТАРИХЫ ⠀ Күптән вәгъдә ителгән язма! ⠀ Икееллык эш дәвамында бер язма да чыгармау эшчәнлек нәтиҗәсен бәяләү булмасын) ⠀ 2019 елның көзендә җаваплы вазифага керешкәндә, шиксез, тәҗрибәм шактый булмады. Ә килеп туа торган бурычлар, проектлар, дедлайннар синнән шуны гына таләп итә - барысын оста башкару. Һичнәрсә шәхси кичерелешләрне күздә тотмый. Шуңа уңайлык зоналарыңнан чыгып, белмәгәнеңә өйрәнеп, киңәшләп, киртәләрне тар-мар итеп, тәнкыйтьләрне кабул итеп, максатка адым-адым ясый торасың. Ни өчен? Чөнки нәтиҗә кирәк! сыйфатлы я санлы булсынмы, әмма ул приоритетта! ⠀ Яңа ачылган төбәк «Сәләт» клублары, алар белән рәсмиләштерелгән мөнәсәбәтләр, шул клублар аша үзен табып бәхетле булган сәлкешләр, Сәләт активы мәктәбе аша узган яңа инициативалар, Дәрман проектлары даими чаралары, башка Сәләт проектлары белән интеграция, бәйрәмнәр-кичәләр, бихисап җыелышлар, әйдаманнар горурланып тотарлык таныклык өчен уку-укыту лицензиясе, SeletLive студиясе, дистәләгән-йөзләгән сәлкешле аланга программа алып бару... Бу абзацны әле аерым китап язып дәвам итеп буладыр. ⠀ Вакыты җиткәч, шул эчтәлекле, матур текстлар, хисаплар, постлар хәрефләре арасында гади бер сүз күрә башлыйсың. Ул сүз сиңа тәкәбберләнергә бирмәс, ул сүз көч-куәтең бар икәнен дәлилләр, ул сүз мохитеңдә, ул хәтта сүз генә дә түгелдер, чөнки ул команда. ⠀ Кураторлар, проект җитәкчеләре, әйдманнар, сәлкешләр, башҗитәкләр, клублар активистлары, укытучылары, партнерлар, остазлар, дуслар, сезне барыгызны исемләп атарга фильмның 40 минутлык титрлары кирәктер) Сәләт клубы көче, прогрессы - аның командасында. Ә командасында - бөтен Сәләт. ⠀ Әлеге тәҗрибә, белем җыю юлында бергә булган һәрберегезгә рәхмәтлемен. Намус, ихласлык, гаделлек, рәхмәте белдерү - эшебез нигезе гел булсын. ⠀ Если вы дошли до этого абзаца – хочу обратить внимание на видео в Reels моего Инстаграма. Так точно не остаётся сомнений, что сила – в команде. #президентслт #selet_club #хәерлесе