🐺 #АкБүреукый яңа китап тәкъдим итә!🐺 ⠀ ▫️Бу − язучы Флүс Латыйфиның 1993 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан "Хыянәт" романы. ⠀ ▪️Роман 13 бүлектән тора. Бүлекләргә укучыны җәлеп итәрлек исемнәр куелган. Мәсәлән, "Серле тамга", “Пәри кызы", "Кол Шәриф" һәм тагын игътибарны үзенә юнәлтерлек бүлекләр бар. Шунысы кызыклы: автор һәр бүлектә тарихи вакыйгаларны аңларга ярдәм итүче гаять тирән мәгънәле эпиграфлар бирә барган. Алар романның тарихи җирлеген, милли үзенчәлеген тирәнәйтү белән бергә, яңа табыш булып, аерым геройларның сыйфатларын ачып бирүгә дә булышалар. ⠀ ▫️Роман, беренче битләреннән үк, укучыны Казан ханлыгында барган кызыклы һәм гыйбрәтле маҗаралар дөньясына алып кереп китә. Әсәр татар тарихының моңа кадәр яктыртылмаган гаять катлаулы дәверен чагылдыра. Романны укып чыккан кеше кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең сафлыгына, мәхәббәт һәм дуслыкның тирәнлегенә соклана; авторның хыянәтнең ачылыгын тасвирлаудагы осталыгы, вакыйгаларны ышандырырлык бирә алуы таң калдыра. ⠀ ▪️"Хыянәт" романы белән Ф. Латыйфи психологик һәм фактик материалларны дөрес һәм урынлы кулланып, тарих катламнарына тирәнгә үтеп керә алган. Язучы туган телебезнең нәфислеген тоеп эш иткән. Романдагы үзәк герой язмышында тулы бер тарихи чорның гәүдәләнүе әсәрнең кызыклы үзенчәлеге һәм әдәбиятыбызда яңалык кына түгел, ул авторның югары сәнгати осталыгы турында сөйли. ⠀ #хыялаланы #АБ20 #AKBURE20 #seletakbure #АкБүредәнкиңәш #АкБүреукый

Теги других блогов: хыялаланы АБ20 AKBURE20