Сәлам, АкБүреләр! ⠀ Җәй якынлаша торганда, без сезнең өчен яңа рубрика әзерләдек - #АкБүреукый. Язмаларыбызда сезгә төрле кызык әдәбият хакында сөйләячәкбез. Һәм сезгә must read исемлеген төзүдә ярдәм итәбез! ⠀ Бүгенге язмабыз Ричард Дэвид Бахның "Джонатан Ливингстон исемле акчарлак" хакында булачак. ⠀ Бу - Ричард Бахның иң төп китабы. Ул "Акчарлак"ны уйлап чыгармады. Ул аны тулысынча ишетте һәм яздырды, һәм бу - аның тормышын тулысынча үзгәртте. Бу повестьны 1972 елда яңадан бастыру Иоганн Себастьян Бахның варисы исемен АКШта гына түгел, дөньяның күп кенә илләрендә дә танытты. «Акчарлакларның» коммерцияле уңышлылыг язучыга аның атаклы формулаларының берсен тормышка ашырырга ярдәм итте: «Аңла, син дөньяда барыннан да бигрәк нәрсә эшләргә теләр идең, һәм эшлә». Ул очышларга инде һәвәскәр очучы буларак кайткан, һәм төрле типтагы самолетларны һәм модельләрне сынап караган, парашют спорты белән шөгыльләнә башлаган, яхта белән идарә итәргә өйрәнгән. ⠀ Повесть-притча автор тарафыннан багышлау белән ачыла: «Безнең һәрберебездә яшәүче акчарлакка - чын Джонатанга». Анда Ричард Бах әсәрнең төп сәнгать идеясен ачуга юнәлгән: укучыны үзенең ирекле булуына ышандыру омтылышы. Безнең һәркайсыбыз - акчарлак Джонатан Ливингстон: андый һәрберебез була ала, әгәр көнкүрештән өскә күтәрелсә, яңа белемнәргә омтылса һәм бернинди кануннарга буйсынмый торган үзенең чын асылын белергә тырышса. ⠀ #акбүреукый #акбүредәнкиңәш #AKBURE20 #АБ20 #хыялаланы #seletakbure

Теги других блогов: хыялаланы акбүреукый seletakbure