Берничә атна элек яраткан театрыма бардым. ⠀ Чыңгыз Айтматов билгеле романы буенча сәхнәләштерелгән «Мәңгелек буран» спектален икенче мәртәбә күреп кайттым. Шундый көчле эчтәлекле сюжетны искә төшереп, әсәрләр белән икешәр мәртәбә танышу кирәклеген аңладым. Ике генә түгел ләбаса, өчешәр, дүртешәр мәртәбә. ⠀ Ни өчен: әлеге спектакльнең сюжетын инде белеп, мин, кызыгып, монда тагын нинди мәгънә, образ яшерелгән икән дип утырдым. Һәм узган юлы ачыкламаган мәгънәләргә төшендем. ⠀ Мәсәлән, совет системасы маңкортларны тәрбияләгән икән. Бу идея ике герой йөзендә тәкъдим ителде. Икесенең дә тарихи хәтерләре җуелган. Аталары кем? Нәселләре? Аларны хөрмәт итәләрме, хәтерлиләрме? Юк, чөнки фани дөнья аларны баскан, билгеле бер идеология тарихи хәтерне алмаштырды. Әлеге роман 1980 нче елда түгел, ә 40 я 50 ел элек язылса, авторның язмышы уңышлы булмас иде, минемчә. ⠀ Беренче түгел карауның ләззәтен режиссёр яшергән сәхнә символларын тану да тәшкил итә. Шар. Аның эчендә кипкән кызыл агач. Буранлы Идегәй һәм Әбүталиб хатыны аның белән уйныйлар. Бу - символ. Нәрсәне аңлата - һәр тамашачы үзе өчен үзе билгели. ⠀ Андый уйланулар яраткан театр минем өчен үзгәрмәс дигән нәтиҗәгә китерә🎭

Теги других блогов: театр спектакль Чыңгыз Айтматов